
ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ...
(Дәвамы) Күпме шулай аңын җуеп яткандыр,бер туктаусыз шалтыраган телефон тавышына, аңына килеп торып утырды Вәсилә. Ава - түнә барып телефон трубкасын алды. Эшеннән икән...Вәсилә авырып китүен, бүген эштә була алмавын әйтеп трубкасын куйды да фатир буйлап Хисамны эзләде.Өйдә үзе генә икәнен аңлап өстәл артына килеп утырды. Башында меңләгән уйлар ...Ни өчен? Нигә??? Үтерергә булгач нигә үтермәде??? Борылып куркыттыммы??? Күземә карап үтерергә батырлыгы җитмәдеме...Шул чак ишектә кеше барлыгын белгертеп звонок шалтырады..Вәсилә торып идәндә яткан балтаны шкаф астына төртеп кертте дә ишеккә юнәлде. Ачарга өлгергәнче атылып өйгә берничә кеше килеп тә керде.Вәсилә ишек төбендә аптырап торган арада өй буйлап таралып нәрсәдер эзли, актарына башладылар. Бер ямьсез генә, аяклы кисмәккә ошаганы Вәсилә янына килеп ишекне япты да төрле сораулар яудыра башлады..Хисам турында, акча , бурыч....Вәсиләнең болай да кайнаган башы берни аңламады..Теге хәшәрәт аны баштан муеныннан буып алып селкеде,аннан бер сүз дәшмәгән Вәсиләне арты белән стенага таба бәрде.Ябык кына зифа гәүдә стенага бәрелеп идәнгә сыерылып теште дә тынсыз калды... Ә тегеләр йортның астын - өскә китереп актардылар да берни тапмый чыгып киттеләр. Вәсиләнең селкенмәгән гәүдәсен үлде - дип уйладылар бугай... Бәлки үлгән дә булыр иде, бәхетенә сеңелесе килде.. Аралары 3 яшь булсада Рәмилә апасыннан күпкә үҗәтлерәк тә, батыррак та, өч малай анасы да. Тормышы да гөрләп тора! Ул беренче көннән үк үз итмәде Хисамны..Шуңа апасының Хисамының сүзе белән фатирын сатып йортка күчүен бик өнәп бетермәде.Апасы белән Рәмиләне еш очраштырмас өчен тырышты кебек Хисам.Һәрвакыт көләч йөзле,һәркемгә булышырга әзер торган апасының үзенә бикләнә барганын,янып торган күзләрендә сагыш барлыгын күреп күңеле эзгәләнде. Менә бүгендә иртәдән күңелендә ниндидер шом булды Рәмиләнең..Вәсиләнең номерын җыеп шалтыратты, җавап булмады. Ярар,вакыты юктыр, бушагач шалтыратыр- дип уйлады.Вәсилә шалтыратмады.Рәмиләнең начар уйлары көчәйде үз - үзенә урын таба алмый такси чакыртып шәһәр артындагы котеджный посёлокка китте... Рәмилә башта озак кына звонокка басты..Бу вакытта өйдә булырга тиеш бит- дип, ишек тоткасына тотынса ачылып киткән ишекне киң ачып, шикләнсәдә, эчкә атлады. Өйдә булган хәлләрне күреп коты калмады. Чыгып чабарга борылгач ,чатта идәндә яткан апасының гәүдәсен күреп аңа омтылды.. Аннан, аңына килеп, полиция белән ашыгыч ярдәмгә шалтырратты... ( дәвамы бар)
18
0