ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ..

ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ..

( Дәвамы) Ни булды апа, нигә йокламыйсың- дигән сорау аңына китерде Вәсиләне.Сеңелесенең улы Фәдис килгәнен онытып җибәргән бит. Укырга керергә килгән Фәдис.Вәсилә аны үзендә торырга калдырды..Һәркөнне уку йортына илтеп куярга да, алып кайтырга да риза иде, тик иптәш булып торсын гына. Ире белән торганда булган хәлдән соң шулай курка башлады ул. Хисамы белән тормышының бозыла башлаган мәле иде. Вәсилә эштән кайтып ашарга пешереп көтсә дә, Хисамы көннән көн соң кайта, кайбер көннәрне таң алдыннан гына кайтып ята башлады.. Сәбәбен аңлатмады,сораша башласа тавыш куптарды...Кеме дә булса бардыр дияргә, сөяркәсе белән булган иргә ошамаган иде ул. Күзләрендә ниндидер хәвеф бар кебек күренде.Ниндидер, курку катыш нәфрәт чаткылары да ялтырап китә кебек иде.. Ул көнне дә төн уртасында кайтты Хисам. Тыныч кына өсләрен салып залга узды.. Вәсилә йокларга ятмаган иде әле, шулай да чыкмаска сорашмаска булды. Тавыш - тын ишетелмәгәч, йокларга яткандыр дип уйлады. Әмма нигәдер күңеле тынычланмады Вәсиләнең. Ятып та карады, торып утырып та торды..Тәмам авызы кибеп, кухняга су алырга чыкты. Бүгенгедәй тәрәзәгә ай яктысы тешеп тора. Стаканга су салып тәрәзә янына килеп басты. Күпме шулай торгандыр, артында кинәт еш-еш сулаган тавышка борылды һәм ах дияргә дә өлгермичә аңын югалтып идәнгә ауды.. Артында Вәсиләнең баш өстенә күтәргән балтасын тотып Хисамы басып тора иде.. Вәсилә кинәт гөрселдәп идәнгә егылгач югалып калды Хисам. Хатынының күзләрен күргәч батырлыгы җитмәде, куллары калтырап балтасы идәнгә теште. Үзе аңына килеп юләр кешедәй сөйләнә- көлә чабып чыгып машинасын кабызды да ыргылып чыгып китте.. Вәсилә аңына килгәндә таң аткан иде инде.Күзләрен ачып, нигә кухня идәнендә ятуын аңламый торды. Тормакчы булып башын күтәрмәкче иде, ләкин баш очында яткан балтаны күреп тагын аңын югалтты.. (Дәвамы бар)

34

0