
ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ..
Залия Нуриәхмәтова (1нче бүлек) Шыбыр тиргә батып, сискәнеп уянды Вәсилә.Йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгардай булып тибә..Нәрсәдән шулай куркып уянганын аңламый утырды башта.Аннан, әзерәк тынычлана тешкәч. , төш күргәне исенә тешеп:" Фу, каян килдең шунда кит"- дип, белгән догаларын укып алды... Аяклары белән тапочкаларын эзләп табып киде дә кухняга кереп стаканга су салды.Тәрәзәдән ай яктысы тешеп тора, урам тып- тын...Стенадагы сәгатьнең генә келт-келт килеп вакыт санаганы ишетелә. Бер -ике йотым су эчте дә озак кына тәрәзәдән айга карап торды. Бала чагында әбисе сөйләгән әкияттәге ай кызын күзәтте.. Чыннанда, карый торгач, айда көянтә - чиләген асып кыз басып торган кебек бит. Сине хет ай үзенә алып үги анаңнан коткарган,менә мин җирдә бер үзем, үги анам да юк, төне буе су да ташымыйм тик шулайда бер яме юк бу җирдә яшәвемнең- дип авыр сулады Вәсилә. Үкерепләр елыйсы килсәдә яшьләре чыкмады.. Соңгы елларда яшәү ямен югалтты ул..Төрәгем- дип хыялланган мәхәббәтен, бер - беренә вәгъдәләр биреп кавышкан Хисамын югалтты.. Җанында тынычлык булмады, өенә кайтасы килмәде. Төннәрен ниндидер куркыныч төшләр кереп йөдәтте..Психологка язылырга микән әллә -дигән уйлар килсәдә барырга ашыкмады Вәсилә. Тормышының нишләп шулай үзгәрүенең сәбәбен яхшы аңлый иде ул. Кинәт, артында кемнеңдер сулышын тоеп, баскан урынында катып калды.Тәне буйлап электр тогы узгандай булды, маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты... (Дәвамы бар)
38
0