Ял бәлеше..))

Ял бәлеше..))

Бәйрәм була иде безгә Әни бәлеш салган көн. Шуны искә алып менә, Мин бәлеш куйдым бүген. Әй, көтәбез барыбыз да Тәмле бәлеш пешкәнен. Арлы - бирле йөргән булып, Тизерәк вакыт үткәнен. Әтиебез кино карап Имеш ята диванда. Улыбыз йөри тыз-быз килеп, То анда да , то монда... Песи бик ерак китмәгән, Кухняда урын алган. Утырган плита каршына, Юлга койрыгын салган. Миңа гына вакыт җитми... Аш куям, савыт юам... Идәннәр серткәлим шунда.. Керләрне элеп куям.... Эшем бетми, вакыт җитми, Инде хәлләрем бетте. Шул арада бәлешем дә, Өлгереп, пешеп җитте. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА 7.09.2014 #архивтан Бәлеше бүгенге!))

Тэглар:

48

0