КӨТӘМ ӘЛЕ..

КӨТӘМ ӘЛЕ..

Көтәм әле.. Узган яшьлегемнән.. Тик бер көнгә чакыру кәгазе.. Бәлки , таңда килеп яннарыма.. Билет биреп китәр ул үзе. Кайтырмын да йөгереп, Шашып-шашып, эзләрмен мин.. Узган юлларым.. Айлы кичтә, якты хисләремнән.. Яңгыраган яшьлек җырларын.. Җигәрмендә, еракларда калган.. Хыялларның җитез атларын.. Әйләнермен чиксез галәм буйлап.. Аннан, сукмаклардан атлармын.. Һәр борылышны, һәр почмагын барлап, Йөрәгемә ләззәт алырмын.. Аннан, утырып, туган хисләремне.. Шигъри юлга, җырга салырмын.. Көтәм әле, көтәм.. Аңласамда.. Юллар ябык, узган яшьлеккә.. Инде картлык, үз карарын язып, Зур йозагын элгән ишеккә. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА #күңелхаләте

Тэглар:

58

0