
1 нче сентябрь.. ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН..
1 нче сентябрь бик истәлекле! Биик истә калган көннәрнең берсе!Беренче тапкыр беренче класска барган өчен түгел, ничек итеп мине озатканнары белән күңелгә уелган ул!!! Күп балалы гаиләдә, үзегез беләсез, мәктәпкә әзерләнү бик җитди эш. Ә безнең балачак еллары үзе бер хикәя...Авыл кибетләренә кайткан әйберне өлгерсәң алып каласың, өлгермәсәң инде район үзәгенә, йә Мәләкәскә китәләр иде әниләр җыелышып... Ул елны безнең дә әти белән әни җыенып район үзәгенә киттеләр.. Кичкә кайтып сумкаларны бушатып, кирәкле әйберләрне барлагач, эш сумкаларга барып терәлде..Карасак, өч бер төрле сумка ята..Ике абыйга һәм миңа..Сумкасы да бит әле аның җилкәгә аса торган, политрукларныкы кебек.Ике абыйга менә дигән..Ә менә миңа ...Иии, китте тавыш, миңа малайлар сумкасы кирәкми, мин мәктәпкә андый сумка белән бармыйм.. Елап та карадым, куркытып та карадым. Тик башка сумка юк бит инде...Әти юата:-Кызым тутыр инде букчаңны, кибеткә кайтарсалар алырбыз аннан матурын- ди.. Иртән мине киендерделәр, матурладылар да мәктәпкә җибәрмәкче булалар...Ике абый мине тыңлата алмый киттеләр..Ә мин елап, сумкам тотып, ишек алдында йөрим. Бер мәлне Әни чыкты да, сарай чатына терәп куйган, сыерны көтүгә куа торган таягын алып, тыкрык чатына хәтле куып мәктәпкә җибәрде.. Киттем менә шулай елый-елый,койма буйлап, сумкамны кеше күзеннән яшерә-яшерә, тормыш - дигән олы үзәнгә....Гомерем буе ,әле һаман да , шул таяк артымнан барадыр кебек... Ә сумканы барыбер алыштырдылар!!! Минем сумка аркасында мәктәпкә барырга теләмәгәнемне ишетеп, күршебездәге яшь укытучы Октябрина апа чия төсендәге портфель бүләк итте... Анысы инде үзенә бер хикәя...
70
0