
1978ел Әбиемә 90 яшь..
Бу минем әбием. Аның язмышы да үз заманының ачысын-төчесен татып, бөтен авырлыкны үз җилкәсенә алып яшәгән татар хатыннарының язмышы.. Әбием зәп-зңгәр күзле,сары чәчле, озын, төз, матур гәүдәле иде... Аның калушлары гына ни тора иде.Әбинең бездә икәнен баскыч төбендәге калушларыннан белә идек. Әти 44 нче размер аяк киеме кисә, әбинеке 46 булгандыр!!! Әтинең калушлары әбинеке янында кеп-кечкенә булып күренәләр иде... Әбиебез бик көчле хатын да булган әле... Мин кечкенә чагымда картларның әби турында бер кызык хәл сөйләгәннәрен үзем тыңлап торганым булды. Әһлетдин бабай белән бик төпле яшәгәннәр алар..Бабамның ата - бабалары "служилые татары"лардан булалар. Колхозлашу чоры башлангач, аларны талап,биш бала белән ач-ялангач калдыралар..Бабай шул хәлләрдән, авырып ,тиз арада бу дөньядан китеп бара.. Биш бала белән калган әби колхозга сыер саварга эшкә керергә мәҗбүр була.. Шулай беркөнне ферма буенда урманнан алып кайтып аударган имән агачы янында җыелып торган берничә авыл ир-егетләре зур, төз гаүдәле чибәр хатынның кайтырга чыкканын күреп, сынапмы,шаяртыпмы карамакчы булып әбигә өндәшәләр: "- Миннеруй әбети, сине бик көчле хатын диләр, менә шушы имәнне күтәрә аласыңмы? "-дип сорыйлар Әби уйлап та тормыйча: "-Күтәрәм,тик күтәрсәм имәнегез минеке,алып кайтып китәм,ягарга утыным юк" - ди икән. Ирләр көлешеп, синеке,синеке, күтәр генә диешәләр... Үзләре, берничә ир егет, шушы имәнне көч-хәл белән өстерәгән мәлдә, эштән арып кайтып килгән биш балалы хатын күтәрә алыр - дип башларына да китермиләр ... Ә әби ,иелеп, ипләп кенә имән агачын эләктереп ала да өстерәп өенә китә ..Шаккатып калган ирләр,аңнарына килеп, әби артыннан: - Миннеруй әбети, калдыр зинһар агачны, безнеке түгел колхозныкы бит ул,без юри генә, шаярттык кына - дип ялварып киләләр икән. Әби, мин сезгә әйттем бит күтәрсәм минеке була - дип, имән минеке Имәнегез кирәксә утынлык агач китерегез, шунда алып китәрсез ди икән. Нишләсеннәр,имәнне икенче агачка алыштырып киткәннәр тегеләр. Шулай, үзен кызык итмәкче ирләрне, әбием үзе кызык иткән . Зур гәүдәле, бик көчле иде әбекәем.. 95 яшенә кадәр яшәп, бер ятып авырганы булмады аның. Ә менә 85 яшендә, бик сызлагач, бер тешен алдыра ул!) Авылда бит инде теш врачлары юк, фельдшер гына.. Үземне белгәнне бирле Галимҗан абый иде безнең авылда фельдшер..Үзем бәләкәй булгангамы зур гәүдәле кебек иде ул. Авыл кешеләре һәрберсе үз проблемалары белән аңа баралар иде.. Шуңа иң беренче ярдәм күрсәтүче Галимҗан абый иде. Менә шулай минем әби дә төше бик сызлагач аның янына килгән. Бер төшең авыртса, кайчак авыздагы бөтен төшләрең сызлый кебек бит ул. Галимҗан абый да эзли торгач , менә шушысыдыр инде диеп тырыша-тырыша, әбине акырта-кычкырта бер төшен алып җибәрә. Әби мескен яңагын тотып өенә кайтып әзерәк торгач теге төш тагын сыкрап сызларга тотына...Караса, Галимҗан абый аның сызлаган төшен түгел, аның янындагы таза төшен алып җибәргән икән!))) Менә шулай әбиемнең 85 яшькә җитеп беренче һәм соңгы тапкыр табибка баруы була! Ул бу вакыйганы һәрвакыт көлеп искә ала иде.. Галимҗан абыйны бервакытта да начар яктан искә алганы булмады.. Бик әйбәт кеше иде минем әбием. Искә алуым дога булып барсын үзенә! 🤲 "Балачак хәтирәләрем"(З. Н.)
75
0