
КӨЗЛӘРЕМӘ КЕРЕП БАРАМ..
Гомер көзләремә кереп барам, Әкрен генә барам, ялгызым.. Еллар йөге авырайта икән.. Ашыктырма мине, язмышым. Хәзер миңа һәр туар көн бәхет.. Һәр мизгеле миңа зур шатлык.. Һәр фасылы елның Зур вакыйга.. Сөенә шуңа да , әй, картлык.. Әле кайчан дөнья куып чаптым.. Өлгерим,- дип , аның көенә.. Хәзер менә иртән уянганга, Мин исән - дип , күңел сөенә. Әкрен генә, гомер көзләремдә.. Җайлап кына атлыйм, ашыкмыйм.. Озаккарак сузам гомер юлым.. Бу дөньяга әле гашыйк мин. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА 2022
66
0