ТАТАРСТАН!

ТАТАРСТАН!

Татарстан! Тарих битләрендә Эз калдырып алга барышың. Идел дулкыннарын тибрәндереп Дөнья иңли моңлы тавышың. Һавада да, суда, чүлләрдә дә Беренчелек алып киләсең. Фән-техника, спортта - күп өлкәдә Пьедесталга көн дә менәсең. Ә Казаның!!! Аны күрер өчен Төбәкләрдән кеше агыла. Киңәя һәм үсә бара Казан, Бик күп йортлар, юллар салына. Тарих, тарих... Ярты гасыр да юк, Ә никадәр тормыш үзгәргән?! Башлангычы булган аның, бәлки, "Без суверен!" дигән сүзләрдән. Хәзер исә "дус-татулык" сүзе Бүген сине илтә уңышка. Тарихыбыз белеп, киләчәккә карап Алга барыйк шушы тормышта. Раил Гатауллин. 30.08.2025

Тэглар:

75

0