СЕРЛЕ КАПКА..

СЕРЛЕ КАПКА..

Бу капка ябык булсада бикле түгел. Аралашырга теләгәннәргә ачыла ул. Тик менә халыкның әллә вакыты юк, әллә ябылып утырырга өйрәнеп беттеләр.. Хәзер авылда да элекке кебек күршеләр бер - берсенә йөрмиләр инде. Әллә тормыш әйбәт булгангамы, һәркемнең ни теләсә шунысы бар шул хәзер.. Элек бит йә , чүпрәгә барасың, йә, ипи-тоз сорап керәләр иде күршеләр бер-беренә.. Беркем дә беркемне сораганын бирмичә борып чыгармый иде.. Безгә менә күршеләр татар спектакле карарга җыелып керәләр иде.. Чөнки безнең чёрно-белый кечкенә генә телевизор " Кварц-301" иде бугай Казан программасын чип -чиста күрсәтә иде. Ә күршеләрнең зур "Лира ", тагын нинди, (хәзер истән чыккан инде маркалары) 2 нче программаны бик начар тота иде, нишләптер. Шуңа , кышкы кичләрдә безнең капка ябылмый,өй гөрләп тора иде.. Капка төбендә егетләр кызларын көтәләр, озата кайткач , капкадан кертмәскә тырышып , тоткарлап торалар иде.. Әле безнең абыйлар менә шундый шаян җыр да җырлыйлар иде: Йөгерә-йөгерә кызлар кудым, Клубтан кайткан чакта.. Берсен тотып ала яздым, Капкадан кергән чакта.. Чык, чык, чык чукынчык! Чыкмасаң шунда тынчык!))) 😁 Авыл халкы талантлы бит ул, кирәксә җыр да яза, җырлый да.. Әмма дә ләкин хәзер андый романтика юк инде авылда.. Хәзер телефон, интернет... Виртуаль дөньяда яшиләр.. Мин генә һаман элеккечә капка төбендә аралашу көтәм.. (Хыялый Хәйрүш кызы)

Тэглар:

37

0