
НИ ҖИТМИ СИҢА КҮҢЕЛ...
Тормышым да җайлы кебек.. Уңышлар да юк түгел.. Тик һаманда хыялланып, Ни көтә соң бу күңел.. Океандай шаулый кайчак.. Дулкынлап бәргәләнә.. Ни җитми соң бу күңелгә, Ни көтеп өзгәләнә. Өметем дә зурдан түгел, Шөкер итәм барына.. Тик, тынычлык бирсен, Раббым.. Халыкларның барсына.. Бураннарда йөрим кайчак, Ачамын изүләрем.. Бөтереп алып китсен - дип , Җанымның кизүләрен.. Нигә соң шундый әрсез син, Нигә син тыныч түгел.. Һич тә тынгылык бирмисең, Ңи җитми сиңа күңел?!.. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
44
0