Кояш илендә...

Кояш илендә...

Эх,килә бу дөньяларда, Яшисе,көлеп кенә. Сөеп-сөелеп,тормышның Кадерен белеп кенә. Кайгыларны күрми генә, Югалтуны татымый. Тик, бер кайгысыз язмышлар, Кибетләрдә сатылмый. Үзгәрми дә,сатылмый да, Ходай язган язмышлар. Бездән бары тик өстәлә, Үкенүләр,ялгышлар.. Барысы бирелгән безгә.. Маңгайга ук язылган. Үтәсе гомер юлы да Тирән итеп сызылган. Эх,яшисе иде дә бит, Дөньяда көлеп кенә.. Язмышыңа риза булып, Кадерен белеп кенә. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА #күңелхаләте

Тэглар:

114

0