Яши, яши акыл арта бара..

Яши, яши акыл арта бара..

Яши,яши акыл арта бара, Күктән байлык көтеп саташмыйм. Булганына шөкер итеп яшим, Булмаганын эзләп маташмыйм. Әкрен генә яшим үз көемә, Карашыннан аңлыйм кешене, Башлаганны иртәгә калдырмыйм, Ипләп эшлим һәрбер эшемне. Ашыкмыймын,яшәп калыйм диеп, Ходай күпме биргән, минеке. Әкрен генә,салмак кына барам, Гомер юлларында сикерми. Яши,яши, басыла икән бары, Хыяллар да чапмый еракка. Җаның тыныч булса,бары да җитә, Тик сабырлык булсын йөрәктә. Гомер юлы озын күренсә дә, Кыска,яшәү-үлем арасы.. Онытмасак иде яши,яши, Алда кем каршына барасын. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА

Тэглар:

119

0