
ЯШИМ, АЛЛАГА ШӨКЕР..
Кайберәүләр сәер карый, Минем елмайганыма.. Соң, елап йөрмәм бит инде, Язмыш кыйнауларына. Язмыш типкәләгән саен, Һаман алга чабамын.. Абынган җиремдә туктап, Берәр җаен табамын.. Йә, бер таяк табып алам, Тауларга менәр өчен.. Йә, бер көймәгә юлыгам, Суларны кичәр өчен. Бер адашып, бер тормашып, Урманнарны узамын.. Далаларга килеп чыксам.. Тузганактай тузамын.. Әй, очамын иркенлектә.. Бөркеттәй, бөеклектә.. Җиргә төшәм, яшәр өчен, Сөеп тә, сөелеп тә.. Рәхәтен күрәм дөньяның.. Куркытмый мине язмыш. Аның белән, әле һаман.. Уйныйбыз куыш-куыш.. Язмыш куа, мин чабамын.. Шуңа тиз үтә гомер.. Үкенмичә, зарланмыйча.. Яшим, Аллага шөкер. 🙏 ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
121
0