
КЫЗЫЛ БАЛАН..
Өзеп алдым кызыл балан, Берәм - берәм өзеп кабам. Әчелеге дәва бирә.. Ярсып типкән йөрәгемә. Баланнарны әче диеп, Сындырмагыз, зинһар өчен. Көзен балан татлы була, Бирә дәва, бирә көчен. Тулып пешкән кызыл балан, Тирә ягын колмак сарган. Әйтерсең лә кызыллыкка Исе китеп, хәйран калган. Икесе дә бик файдалы, Берсе бәлеш, берсе чүпрә)).. Берсе пешә, берсе кайный, Җылы мичтә күперә - күперә. Өзеп алдым кызыл балан, Хәтерләтте бала чакны.. Уяттырып хисләремне, Йөрәгемә салды чаткы. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА #балан
115
0