ДӨРЕСЕН БЕЛМИ КЕШЕ ГАЕПЛӘМӘ..

ДӨРЕСЕН БЕЛМИ КЕШЕ ГАЕПЛӘМӘ..

Дөресен белми , кеше гаепләмә, Әрнүләре кайтыр үзеңә.. Бәлки үзенчә ул бик хаклыдыр.. Ялган күренсә дә күзеңә. Кешене түгел,хәтта үзеңне дә , Кайчагында аңлый алмыйсың.. Сабыр булып, тыңлый белсәң генә.. Ялгышларың барын таныйсың.. Дөнья тулган тәнкыйтьчеләр белән.. Кырын ятып, йомшак диванга.. Акыл сата алар , киңәш бирә.. Хуҗа тоеп үзен җиһанга. Булмаган акылны бирү җиңел, Булдыруы авыр акылны.. Шуңа бердә кеше тәнкыйтьләми.. Ишетә, күрә белә - акыллы. Тик аларга яшәү җиңел түгел.. Буш куыклар баскан дөньяны. Акыл түгел, акча хөкем сөрә.. Барын сата.. дусны, туганны.. Бу заманда болайда бик авыр.. Тормыш әйләнде зур базарга.. Намусларын сатучылар бик күп, Буш куыклар биргән акчага. Шундыйларга башың ия белсәң, Ярый белсәң һәрбер мәхлукка.. Тормышың да җайланадыр бәлки.. Тик, керәсе килми тәмугка. Тәңре барын аңлый, сизә күңел.. Шуңа сыкрый, шуңа сызлана, Намузсызлар кыланышын күреп.. Чарасыздан, җаннар бозлана.. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА

Тэглар:

103

0