«Ярату ул!»

«Ярату ул!»

«Яратам мин» – дисең, нәрсә соң ул, Синең өчен ихлас ярату!? Бер сүз белән, шушы бөек хисне, Мөмкинме икән әйтеп аңлату!? Ярату ул – шатлык та, газап та, Сөйгәнеңне бәхетле итү! Азга гына аерылган чакта, Өзелеп-өзелеп сагынып көтү! Ярату дип әйтеп булмый, әгәр, Бәхетсезлек булса азагы! Сөйгән кешең, ул да сине сөйсә, Була аның татлы газабы! Моңлы җырлар туа, күңелдә яз, Ике йөрәк бергә кушылгач! Былбыл да бит сайрый ала бары, Кунып сайрар үз гөле булгач!

Тэглар:

135

0