Уйланулар...

Уйланулар...

Ябылдык без, һәркем үз куышына.. Күрешмибез, хат та язмыйбыз.. СМСлар йөри араларда.. Заманадан артта калмыйбыз. Кайда калды күрешеп, кочаклашып, Аралашкан чаклар, ихластан. Хәл-әхвәлне сорап, киңәшләшеп, Аннан, моңлы җырлар җырлашкан. Җырлау түгел, сөйләшә белмибез, Сораша белмибез хәлләрне. Сагынырга гына калдыкмы инде.. Бергә дөнья куган мәлләрне. Телефонда хәзер барыбыз да, Кемнең бизнес, кемнең интерес.. Кемнең күзе кеше тормышында.. Аккаунтлар айкый эзлексез. Әллә нәрсә генә булды безгә.. Дөнья дибез, замана дибез. Ә үзебез онытып кануннарны.. Виртуаль тормышта яшибез. ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА

Тэглар:

107

0