
Тәрәзәңдә ут сүнгән
Язмыш мине сиңа гашыйк иткән, Сөюеңне ләкин күпсенгән. Җилләр булып тәрәз кагар идем, Тәрәзәңдә инде ут сүнгән. Кушымта: Утлар сүнгән күңел тәрәзәңдә, Ут булмагач, тәрәз какмадым. Җаннарыма урын табалмыча, Урамнардан ялгыз атладым. Тик бер тамчы якты кирәк җанга. Табыйм икән аны кемнәрдән? Төнге күкне болыт каплап алган, Тәрәзәләрдә утлар сүнгәннәр. Тәрәзәңдә инде утлар сүнгән, Күптән, ахры, йоклап киткәнсең. Көткән булсаң, утың сүнмәс иде, Күз дә йоммас идең, көтсәң син.
132
0