
Кадерлем
Кадерлем, дип әйтә алсак иде Кадерләрлек һәрбер кешегә... Кешеләрдән күңел җылынып китә, Кешеләрдән күңел күшегә. Мал югалса, болай үкенмәмен, Дан югалса, болай үкенмәм. Җуелып калган һәрбер өмет белән Көн җылысы китә бу көннән. Кадерсезнең изге җаны булып, Әрәм-шәрәм йөри күп байлык. Кешеләргә кадер кимегәндә, Арта торгандыр ул сукбайлык. Мин бик беләм: кеше булганнарның Һәр кешедә, диләр, эше бар. Эзәрлекләп түгел, эзләп кенә Яши белсен иде кешеләр. Кадер барда күңел, әй, җылына, Кадер юктан күңел күшегә. Кадерлем, дип әйтсә иде дөнья Кадерләрлек һәрбер кешегә... Нияз АКМАЛ Нияз Хаҗиәхмәтов иллюстрациясе
130
0