
21 нче көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ
Инвалид үзенә текәлеп карап торучы ханымны күреп алды да кинәт агарынып-күгәренеп китте, ләкин күпне күргән кеше буларак, үзен бик тиз кулга алып, берни булмагандай такмаклавында булды. Тик, никадәр тырышса да, аның тавышы элеккечә көр, көчле түгел, ничектер зәгыйфьрәк, калтырабрак чыкты һәм әлеге ханымны кеше арасыннан эзли башлады. Ә Гасимә бу вакытта ялт борылып халыкны ерып чыкты да кая икәнен үзе дә белмичә йөгерә иде инде. Ул колхоз фатирына кайтып керде дә, кәефем юк, дип, юрган астына чумды. Ярты төнгә кадәр хисләренә, күз яшьләренә тулы ирек биргәннән соң, күңеле төбеннән уй күтәрелде, тора-бара ул уй ныгыды, зурайды һәм, башка вак-төяк уйларны кысрыклап чыгарып, күңеленә тулы хуҗа булып калды: бу — ул, ул, аның Гасиме иде. Шундый уйлар белән таң алдыннан гына йоклап китсә дә, ул бик тиз уянды: сәгать биш тә тулмаган иде әле. Гасимә, тыгыз балтырларын кочаклап, башын тезләренә салды да төнлә өзелгән уйларының очын табарга тырышты. Хәер, табуның кирәге дә юк иде, уйлары бары аның турында гына иде бит. Гасимә ашкынып көзге каршына килде. Туткыл алсу йөзе сизелерлек агарган, калын кара бөдрә чәч толымнары ике як иңбашына таралып төшкәннәр, зураеп калган күзләре дымыгып, караеп калганнар, алардан зәгыйфь кенә нур бөркелде, ә күңелендә инде көенечле шатлык сыман бер нәрсә тулып килә иде. Ул, тиз-тиз генә юынып, бер йомры кара чәй эчте дә базарга ашыкты.
449
0