21 нче көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ

21 нче көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ

Йомык Минсаф Акъялны җылы лапасның иркен утарына кертеп бикләде. Янда гына, авыр мышнап, хуҗаларның кола сыеры Сандугач туктаусыз күши иде. Әмма утарда хуҗалыкның бар терлек-туарын дер селкетеп торучы – ямьсез мөгезле тәкә Биҗан булды. Абзардагы ике-өч сарык белән каз-үрдәкне генә түгел, хәтта арада иң усал исәпләнгән мүкләк бозауны да гел өркетеп торды ул. Ике якка тырпайган оч-җәпләре белән Биҗан кайчак Акъялның да касыгына китереп төрткәли. Ләкин Акъялның урыныннан селкенеп куюы була, Биҗан, күз ачып йомганчы, утар почмагындагы тирес өеменә менеп кунаклый. Акъялны ирештергән төсле, мөгезләрен тырпайтып, алгы аяклары белән шунда өемгә тибенә. Биҗанның мондый тәкәббер шуклыкларына Акъялның исе китми. Чөнки монда атлар абзарындагы кебек туктаусыз өскә явучы яңгыр, һәр яктан ыжгырып торучы җил юк. Аның алдыннан берчакта да азык өзелми, аны җәберләүче, туктаусыз эшкә куучы юк, гомумән, рәхәт аңа. Хуҗасы Йомык Минсаф вак-вак эше булганда гына Акъялны фермага җигеп баргалый. Ә күп көннәрдә аның муенына йөгән, камыт кидерүче юк. Бары хуҗаның бастырыктай озын буйлы, сөякчел гәүдәле улы Мансур гына, сәгатен-минутын бозмыйча, аны көн дә ике-өч тапкыр ихатадагы кое янына су эчертергә алып чыга, кәефе килгәндә, ялан-урманнардан бер әйләнеп кайта. Ә бер көнне… Лапас утарына караңгылык тәмам иңгән, арткы аяклары белән таптанып, Акъял салам түшәлгән такта идәнгә ятарга ук җыена башлаган иде инде. Көтмәгәндә утар капкасы шыгырдап ачылды да аннан ике шәүлә күренде. Берсен Акъял каз оясы кадәр зур, йөнтәс бүрегеннән үк таныды. Монысы – кара-кучкыл йөзле, Биҗан йоныдай бөтеркә, куе чәчле, күмер төсле чем-кара күзле Мансур, икенчесе үткән-сүткән саен аларга кереп йөрүче Шамил иде. Анысы үзенең килеш-килбәте белән Мансурның капма-каршысы. Буе кечкенә, чәче черегән салам төсле җирән-сары, күзләре төймә шикелле түм-түгәрәк. Караңгыда да йолдыз кебек ялтырап, ялык-йолык килеп торалар.

Тэглар:

428

0