20 нче көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ

20 нче көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ

Миннәхмәтнең Акъялга мондый якты йөз күрсәткән чаклары бик сирәк һәм, гадәттә, ул дөм-исерек вакытларда була. Ә икенче көнне, таң атты исә, үзенең кичәге йомшаклыгына үзе үкенгәндәй, Акъял җанын тагын да аяусызрак каһәрли. Миннәхмәтнең җаны эштә генә үзенә бушану, юаныч тапмый, күрәсең. Фермадагы сыерларга азык-төлек ташу, тирес түгү кебек эшләрне төгәлләүгә, сыртына ау мылтыгы асып, атка атланып, урманга, ерак болынга юл ала Миннәхмәт. Шунысы әкәмәт, ауга барган көннәрнең кайберсендә ул, мылтыгын кочаклап, бер ноктага төбәлеп тик утыра. Икенче барганында исә, бәйдән ычкынган эттәй котырынып, ак-караны күрмичә, барча җәнлеккә рәттән, сайлаусыз-нисез ата. Шундый котырган көннәрендә Акъялның җанын чыгарырдай итеп пошилар артыннан җан-фәрманга чапканы бар. Акъялның бер чакта да ул эре пошиларны куып җиткәне юк, аларга якын барырга ук шүрли. Куак кадәр мөгезләре белән ул маллар Акъялның тетмәсен теткәләп ташлар төсле. Әмма Миннәхмәтнең Акъял шөбһәсендә эше юк, утлы күсәген колак төбендә туктаусыз шартлатып, ул һаман ат куалый. Очар кошлар нәселеннән булган Акъял мондый өзлексез җәбер-золымга башкача түзә алмады. Исерек Миннәхмәт савым сыерлары фермасында сәнәк сабы белән сыртын гадәтенчә тукмаклый башлагач, ярсыган горур Акъял, камыт-ыңгырчак бауларын өзеп, тәртәләрен каерып, качып китте. Шуннан соң, тегесе күпме генә тырышмасын, Миннәхмәтне кабат үзенә якын җибәрмәде ул. Атлар утарында тоттырмый йөргәндә, озын арканнар да, сәнәкләр дә ыргыткалап карады Миннәхмәт аңа. Акъялның ыжгырып үзе өстенә килүен күргәч, шүрләде, ахрысы, утардагы икенче бер юаш атны җигеп йөрүне кулайрак санады. Акъялга кадер-хөрмәт бетте: фермада аны кулдан-кулга күчереп җигә башладылар. Җәй көннәрендәге тормышы алай зарланырлык түгел иде әле. Аны җәйләрен, күп булса, ике-өч көтүче генә иярләде. Ә салкын яңгырлы көзләр исә аңа кабат мәрхәмәтсез мөгамәлә алып килде. Бер көнне сөт ташучы җиксә, икенче көнне тирес түгүче үзенчә куалады. Кем ничек җитешсә, шулай ашатты, кайчан теләсә шунда җикте аны. Өстәвенә, атлар ябыла торган абзар җимерелеп беткән диярлек. Атлар туктаусыз яуган салкын яңгыр, ачы кардан качар урын тапмый җәфаланды. Председатель Әхмәдулла да атлар фермасы юлын кабат оныткан, алар дөньясына, әйтерсең, бөтенләй төкергән иде.

Тэглар:

88

0