20 нче көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

20 нче көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

...Менә ул, сөмсерләр коелган килеш, моң тулы күзләрен аска текәп, вокзалдан төшеп килә. Кайтучылар арасында бүген дә булмады аның Гасиме... Фатирына да кайтасы килми аның, укыйсы да. Чарасызлыктан базарга сугылырга булды. Базар... Сыңар куллы, зәңгәр күзләре эчкә баткан ач яңаклы, озын буйлы солдат иңбашына тар гына итеп телеп аскан кереш сатып йөри. Киндердән теккән ыштан бавына менә дигән инде! Алыпсатар хатын очраган бер кешегә, шыпырт кына: «Ситсы кирәкмиме? Галош кирәкмиме?» — дип дәшеп кала. Милициядән курка. Йөзендә нур әсәре калмаган бер кортка бәрәңге катыш алабута кабартмасы сатып утыра. Читтәрәк бер төркем халык кемнедер сырып алган. Шул тарафтан гармун тавышы да ишетелә. Ирексездән шунда таба атлады Гасимә. Күңелен баскан, миен өзлексез кимереп торган ямьсез уйларыннан азга гына булса да арынасы килә иде аның. Халык агымын ерып-ерып эчкәрәк үтте ул һәм шундый аяныч күренешкә тап булды: ике аягы да бот төбеннән өзелгән, нәкъ утын түмәредәй калган солдат хромкада уйнап җырлый иде. Сугышларга киткән идем Гитлер күзен алырга. Ходай миңа язган икән Ике аяксыз калырга. Гасимә эчке бер сиземләү белән аны җентекләбрәк күзәтә башлады. Солдат түгел, ахры, бу кеше: погонында өч йолдыз. Гасимнең погоннары да нәкъ шундый иде. Чигәсе агара башлаган кара бөдрә чәч, туры текә маңгай һәм соры күзләр. Тик бу күзләрдән җансызлык, салкынлык, битарафлык бөркелеп тора. Ул йөрәкләрне телеп дәвам итте: Илләремә кайтыр идем, Исән булса дүрт саным. Аякларым өзелгәнче, Ник чыкмаган соң җаным...

Тэглар:

148

0