Рәфис Мингалиев "Мин онытып барам ..."

Рәфис Мингалиев "Мин онытып барам ..."

Мин онытып барам сыман сине... Төшләремә куптән кермисең. Куеныма сыенып: "Тыңла әле! Серем сөйлим сиңа" - димисең. Синең өчен мин дә яттыр инде ... Кузләреңнән аңлыйм - сөймисең. Элеккечә, ерактан ук куреп, Йөгерә-йөгерә каршы килмисең. Югалтудан сине йөрәк сыкрый: Мин - каршыңда. Ә син... күрмисең?! Чәчкәләрем тотып басып калдым. Син икән бит... мине белмисең.

Тэглар:

94

0