Сәкинә Хәйруллина "Мәхәббәт ялкыны"

Сәкинә Хәйруллина "Мәхәббәт ялкыны"

20 нче көн #Әдәбимарафон2025 Мәхәббәт ялкыны Күзләремнең нуры бит син, Карашымның яктысы. Син салдың бит йөрәгемә Мәхәббәтнең чаткысын. Ай ул чаткы, утлар якты, Гомерлеккә ялкыны. Минем белән ул ялкында Үзең дә яналдыңмы? Хыялымда синең белән Бәйлим тормыш юлымны. Аңларсыңмы йөрәгемне, Алырсыңмы кулымны? Күзләремнең нуры бит син, Карыйм, карап туялмыйм. Татлы төш кебек бәхетем, Уятмагыз — уянмыйм.

Тэглар:

76

0