Роберт Миңнуллин "Мине дә күрәләрдер"

Роберт Миңнуллин "Мине дә күрәләрдер"

20 нче көн #Әдәбимарафон2025 Мине дә күрәләрдер Без яши торган биек йорт Казанның иң түрендә. Балконыннан карап торсаң, Бөтен дөнья күренә. Иделдәге теплоходлар, Юллар, Өйләр күренә. Цирк, Кремль, Яшел поезд – Әллә ниләр күренә... Моннан Иң биектә янган Йолдызлар да күренә. Алар бик тә якын кебек – Куллар шунда үрелә! Йолдызлар күз кыса миңа – Алар да күрәләрдер. Мөгаен, мине күргәнгә Шатланып көләләрдер!

Тэглар:

78

0