
Нәбирә Гыйматдинова "Каеш"
20нче көн #әдәбимарафон2025 -Хуҗаң ник кыйный соң сине, үзең акыллы гына хайванга охшагансың? – дигән идем, эт, нидер аңлатырга теләгәндәй, башын аякларыма куйды. – Бар, иректә чап! – дип, мин аның муенындагы каешын ычкындырмакчы идем, каеш ике кат бөкләнгән иде. Көчкә чиштем. Эт ачык капкадан урамга – иреккә ыргылды, ә мин, тез буыннарым йомшарып, артыма утырдым. Кулымда... әти каешы иде! Хаҗи карт, иң кызык җирендә генә хикәятен өзде дә, гәүдәсен кымшайтмыйча, озак кына хәрәкәтсез торды. – Каеш ничек яңа күршегезгә килеп эләкте икән? – дип сорарга өлгермәдем, бабай янә җанланды. – Әйтәм бит аны, безнең баш җитмәгән әкәмәт хәлләр дә очрый дөньяда. Шамил әтинең теге малае иде, балакай... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Каеш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары
97
0