
Зөлфәт.Язгы су
19нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зөлфәт.Язгы су Хәтерлисең микән - кар астында Сулар чылтыраган ул кичне? Җир җылынды йолдыз карашыннан, Үзәннәргә язгы су төште... Чылтырады сулар кар астында... Бу - безнең яз иде! Әле дә Митинглы сырхау бу дөньядан Колакларым тонган хәлемдә, Элмәк эләр өчен җайлы урын Эзли торган кыен чакларда Кар астыннан шул яз чылтыравы Саркып чыга... Җанны актара. Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны! Әллә соң бу үзе - язмышмы? ... Җем-җем килеп кар астында ага Мәхәббәтем минем - язгы су. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Зөлфәт #Язгысу #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
87
0