
Матур сүзләр
Шундый сүзләр була, Гомерлеккә истә кала торган... Күңелләрне селкетеп, Яшәргә өндәп торган. Бәгырьне телгән түгел Күңелне җылытучы. Һәркемнең йөрәгендә Бары өмет уятучы. Ул сүзләр канатландыра, Яшәргә өмет бирә. Андый сүзләр һәркемне дә, Бары бәхетле итә. Сүзләре төрле булса да Мәгънәләре бертөрле. Әйтелгән сүзләр кайвакыт Була икән бик көчле. Чын күңелдән әйтелгән Шундый матур сүзләрне Ишетергә язсын иде Һәрберебезгә һәркөнне.
Сылтамалар:
105
0