
Сер
Эч сереңне кешеләргә Беркайчан да сөйләмә. Эчләреңдә ут янса да, Башкаларга күрсәтмә. Үзе генә белгән Сере була һәркемнең. Синең эчке дөньяңда Эше булмасын беркемнең. Серне саклый белгән Кешеләр була сирәк. Бик авыр булган чакта да Түзеп калырга кирәк.
Сылтамалар:
92
0