Айшанур

Айшанур

Гомер ул бер мизгел күк Сизелми дә үткәне. Күзне ачып йомганчы, Үтеп китә җәйләре. Июльнең икенче яртысын Инде ваклый башладык. Барысы да әйбәт булыр Аллаһыга тапшырдык. Күңелләр генә һаман да Нәрсәдер көтә кебек. Әллә җылы көннәр аз булды Җәйне күрмәдек кебек. Һаман нидер көтә-көтә, Уза безнең гомерләр. Барысы да җиткән кебек Тик күтәрелми күңелләр. Бар тынычлыкны алып Тора шушы ачы сугыш. Бары бер нәрсә сорыймын Тизрәк бетсен канкоеш.

Тэглар:

86

0