
Роберт Миңнуллин "Сабантуйда"
19 нчы көн #Әдәбимарафон2025 Сабантуйда Колга тора мәйданда – Биегрәктер Айдан да! Әтәч – колга башында, Кызыктыра барсын да! Тик меналмый беркем дә, Мин дә бар шул төркемдә. Менә миңа да чират. Менәм, Мин дә бит ир-ат! Менеп киттем тиз генә, Тиз генә, җитез генә! Һәм карадым түбәнгә – Ай-яй биек менгәнмен, Ничек менә белгәнмен?! Ничекләр төшим җиргә? Куркыта карарга да. Торам шулай килалмый Бернинди карарга да... Үч иткәндәй, әтәч тә, Бөтен көчкә кычкырып, Китте кулдан ычкынып! Ычкынды, җиргә очты, Йоны гына кулымда. Әтәч урынына мин Калдым колга башында. Кирәкми әтәчегез, Кирәкми бүләгегез – Мине алырга гына Менегез берәрегез!
83
0