19 нчы көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

19 нчы көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

Юлга бик тиз әзерләнделәр. Гасимнән калган чемоданга булган киемнәрен, китап-дәфтәрләрен салды, бер кадак май, ике-өч бәрәңге катыш арыш кабартмасы тыкты. Әнисе соңрак Бөгелмәгә баручылар артыннан бәрәңге җибәрергә булды. Гасимә Әби-патша таш җәеп салдырган Бөгелмә юлына чыкты. Юлның ике ягында шулай ук Әби-патша әмере белән утыртылган каеннар. Алар инде бик картайганнар, башлары сынып-ватылып беткән. Юлда бер җан әсәре юк. Сугышка хәтле колхозларга «полуторкалар» кайта башлаган иде, аларны да алдылар фронтка. Берәр атлы гына очраса инде. Ул Габдрахман авылының бу башында читән үреп ясалган каравылчы куышына таба атлады. Куыш эчендә сугыштан кайтып килүче бер солдат утыра иде. Аның бер кулы терсәктән түбән өзелгән, бер күзе дә юк. Гасимә аңа сәлам бирде. Тавышыннан ул аның күрше авыл егете Гариф икәнен таныды. Йә Алла, ничек үзгәргән! Нинди үткен, чая, баскан җиреннән ут чыгара торган егет иде бит! Ул арада куыш янына Әлмәт ягыннан бер атлы килеп туктады. Юлчы, атыннан төшми генә: — Бөгелмәгә баручы юкмы? — дип сөрән салды. Гасимә ничек сикереп торып, чыгып йөгергәнен дә сизми калды. Юлаучы Таштау авылыннан Мәһди атлы кеше иде. Ул колхоз йомышы белән Бөгелмәгә чыгып китсә, тиз генә әйләнеп кайтмый. Бөгелмәгә баручыларны да, аннан кайтучыларны да утырта, станциядән Азнакай, Печмән, Сарман якларына юл тотучыларны да илтә, ә түләү ягына килгәндә, күпме бирсәләр, шуңа риза иде. Гасимә фанердан ясалган чемоданын алып чыкты да арбага менеп кунаклады.

Тэглар:

94

0