18 нче көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ

18 нче көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ

Мондый сүзләрне башка берәү әйткән булса, председатель Әхмәдулла ул кешенең үзен эттән алып эткә салыр иде. Ләкин Фәтхерахман картка дәшә алмый. Сүзләренең хаклыгында гына түгел хикмәт. Фәтхерахман картның почетлы колхозчы булуы, атказанган терлекче дигән исем йөртүендә дә түгел. Бөтен бәла шунда – Фәтхерахман картны алмаштырырга кеше юк авылда. Ат карарга яшьләр арасыннан беркем бармый. Инде күптән пенсиядә булса да, кәкре таягына таянып, Фәтхерахман карт кына йөри бирә. Менә шул чир, шул бәла яптыра председатель авызын. Ә Фәтхерахман карт җае чыкканда бер дә сүз юллап кеше кесәсенә керүчеләрдән түгел. Усал, төртмәле булса да, аның теленә түзәргә кала. Шулай да, сәбәп табып, сүзне түгәрәкләргә җыена председатель. – Үрчем-үрчем дисең дә, Фәтхерахман абзый, бер дә җиңел мәсьәлә түгел бит бу. Атлар каплатырлык нәсел айгырын каян табасың? Музейный экспонат хәлендә булуы бер хәл әле. Әнә, Америкадан бер чабышкы атны өч миллион тәңкәгә сатып алганнар, ди. Колхоздагы унбиш бия өчен, шултиклем расходланып, махсус айгыр алып булмый бит инде… Фәтхерахман картка шул сүзләр җитә кала. Утка керосин сипкәндәй, тагын да җанланып, кәкре бармакларын саллы уйнаклатып, һөҗүмгә күчә. – Вә-вә, – ди ул, башта председательнең сүзләрен җөпләгәндәй итеп. – Әйткән сүзеңнән танма, егеткәем. Авызыңнан тартып алмадым. Музейный ыспанатмы нәсел айгыры? Меңәрләгән тәңкә торамы? Шул-шул. Ә кем колхозны айгырсыз калдыра? Кем Ходай бирмеш һәр яз җиткән саен болай да санаулы гына кырыкмыш тайларны кан елатып печтерә? Ә, авызыңа су каптыңмы? Шул-шул. Атларның да җаны, гыйшкы бар. Син атларны башта каһәрлисең, соңыннан нәсел айгырына акча жәлке. Прсидәтел Әхмәдулла фәлән мең чыгарып айгыр аламы соң? Ул айгыр урынына лутшы яңа машина ала. Ай саен фәлән тәңкә расхудланып, аерым шофер тота. Гел дә булмаса, колхозга яңа чәчкеч, яңа ургыч ала. Мәгәр айгыр түгел. Атларда Әхмәдулланың ни эше бар? Нәселе корысын атларның, җир йотсын. Ул бичаралар теге борын заманда гына кирәккән. Трактор аламасы уйлап тапканчыга чаклы җир тырмачларга, утырып йөрергә яраган. Ә хәзер төкерәсе ул атларга. Машиналар исән булсын, баш бетмәс. Менә нинди политика синдә, егеткәем. Менә нигә синең йокың тыныч.

Тэглар:

72

0