
17 нче көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ
Кояш әүвәле аның китап-дәфтәрләренә төште, аннан шалкандай ап-ак беләкләренә күчте, әкренләп йөзенә үк үрмәләде. Башын күтәреп сәгатькә караса — шаккатты: төш җитеп килә ләбаса! Ул, азрак тәннәрен язып керергә дип, ишегалдына чыкты, бакчага узды. Йә Хода, көннең матурлыгы! Алмагачлар чәчәкләрен коеп җимешкә узган, бакча киртәсе аръягындагы сабан ашлыклары яшел хәтфәдәй күтәрелеп киткән. Әле кичә генә Кырын юл басуы ала-кола иде бит... Гасимә күкрәген тутырып хуш исле һава сулады. Тик шулчак йөрәге әз генә чәнчеп куйды. Күңеле тыныч түгел шул аның. Зарыгып көткән Җиңү көне дә килде. Авылга көн саен берән-сәрән дә, икешәр-өчәр дә җиңүчеләр кайта, тик аның Гасиме генә юк. Соңгы хаты килгәнгә дә өч айлап бар инде. Анысына артык гаҗәпләнми дә үзе. Булгалады бит алай гына язмый торулар. Ни әйтсәң дә, сугыш сугыш инде! Вакыт та тими торгандыр, үз өненә куып бардылар бит мәлгуньнәрне соңгы айларда. «Венгриядә Балатон күле янындагы сугышлардан исән калып, Австриягә бәреп кердек, — дип язган иде соңгы хатында, — бу сугыш Сталинградтагыдан ким булмады», — дип тә өстәгән иде. Берүк үзе генә исән булсын, көтәргә генә калгач, көтәр анысы... Эчке бер куаныч һәм якты өмет белән җимеш куакларының башыннан сыйпап узуга, борынына куе карлыган исе бөркелеп кереп күңелен кытыклады Гасимәнең, башын әйләндерде, тәмам һушын алды. Ул, хәлсезләнеп китеп, аркасы белән алмагачка сөялде дә күзләрен йомды. Әй узган гомер...
77
0