18 нче көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

18 нче көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

Читтән караган кеше Гасим белән Гасимәне игезәк яки бертуганнар дияр иде. Алар укытучылар бүлмәсе ишеге төбендә тәүге тапкыр күрешкәндә үк бер-берсен ошаттылар. Ни гаҗәп, унсигез яшенә җитеп берәүне дә болай ошатканы булмады Гасимәнең. Яңа елда аларның туйлары булды. Тормышларын кеше сокландырырлык итеп корып җибәрделәр. Ел дигәндә бәхетле бу гаиләгә чиксез куаныч өстәп ир бала дөньяга килгәч, ата кеше шатлыгыннан бөтен дөньяны кочардай булып йөрде ул вакытларда. Гасимне тиздән мәктәп директоры да иттеләр. Гасимәсе шул мәктәптә укытты. Дөнья гел шулай гына тәгәрәп барыр кебек тоелды аларга. Ә хыялларының иге-чиге юк иде. Нәкъ менә шул вакытта, барлык хыялларны челпәрәмә китереп, фин сугышы башланды. Гасимне сугышның икенче көнендә үк алдылар. Фин сугышы безнең «Японияне бүрек белән дә күмәбез» дигән гыйбарәнең буш куык икәнлеген ачты. Без сугышка начар әзерләнгәнбез икән! Бусы бетеп күп тә үтмәде, Бөек Ватан сугышы башланды. Арыслан йөрәкле ир-егетләр сөйгәннәрен, балаларын, туганнарын калдырып Ватанны сакларга киттеләр. Гасимне, кыска сроклы курслар тәмамлатып, кече лейтенант иттеләр. Герман сугышына ул автоматчылар взводы командиры булып керде. Фин сугышында чыныгу алган яшь офицер полкта үзен тиз танытты. Аны разведка взводы командиры иттеләр. Аеруча җаваплы операцияләрдә күп тапкырлар катнашып, ул Кызыл Йолдыз, 1-П дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнде, чины да Австриягә бәреп кергәндә өлкән лейтенант иде инде. Гасимә кинәт күзләрен ачты һәм бер мизгел һични күрмәс булды. Яз көне тыштан өйгә керсәң, күз тышта кала, диләр. Ә Гасимәнең күзләре эчтә калды, әмма бераздан тоташ караңгылык әкренләп таралды һәм ул алмагачның иң очында бер пар ап-ак чәчәк күрде. Гаҗәпләнеп, күзләрен алардан алмый торды. Алмагач күптән чәчәген койды, инде чыпчык башы хәтле алмачыклар үсеп ята, ә болар, берни булмагандай, чәчәк атып утыралар. «Гасим белән без бу» дигән уй килде кинәт Гасимәнең башына һәм ул кызу-кызу атлап өйгә керде.

Тэглар:

178

0