
Роберт Миңнуллин "Икесе дә мин үзем"
18 нче көн #Әдәбимарафон2025 Икесе дә мин үзем Вакыт табам мин көн дә Шаярырга, уйнарга. Кайчак, ташлап эшемне, Чумам төрле уйларга. Өлгерәм тик йөрергә, Су керергә инештә. Әнием бик ярата Мине шушы килеш тә! Кайчак, әни эш кушса, Елыйсы килә минем. Килә шул! Ни дисәң дә, Төпчеге мин әнинең! Әмма миңа таяна Әнием һәр эшендә. Ярата бит ул мине Менә шуның өчен дә. Ни кушса да, мин аңа Ярдәм итәргә әзер – Теләсә нинди эшне Эшли алам мин хәзер. Әнигә ярдәм кирәк! Ярдәм итмәс тә идем, Ни дисәң дә, мин әле Олы улы әнинең – Бердәнбере әнинең!
73
0