
Дилбәр Булатова "Бию"
18 нче көн #әдәбимарафон2025 Айгөл чыгып киткәч, өстәлнең иң астагы яшерен тартмасыннан бер калын папканы алдым. Авыл дигәч, тагын күңел кымырҗып китте менә. Кызыкайны сүксәм дә, мин аны аңлый идем. Чөнки мин үзем дә күңелем белән — һаман авылымнын аерыла алмаган чеп-чи татар малае идем бит. Мин инде дөньяның бик күп рәхәт-кызыкларыннан мәхрүм кешемен. Хәтта гомер буе тарткан тәмәкемнән дә аерылдым. Шулай да гел генә үзенә чакырып, үзенә тартып торган бер шөгылемнән һаман булса арына алмый җәфалана идем — бу папкада минем яңа шигырьләрем ята иде. Һәм алар барысы да, элеккеләре кебек үк авылга багышланганнар. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДилбәрБулатова #Бию #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
103
0