
Дина Камалетдинова "Кешегә чыккан кояш"
18нче көн #әдәбимарафон2025 -Син егет, кешегә чыккан кояшка кызынып йөрмә инде, үз кояшыңа кешеләр кызынмасын, - диде Сафиман. Җәүдәткә бик оят булып китте, барсын да сөйләгән, дип, уйлады. Нишлисең, кем уйлаган болай буласын. Кемгә үпкәлисең, бик бәхетле буласы килгән иде шул. Кешегә чыккан кояш... Ул үзе кояш буласы иде 2дә шул, Рубинә курыкмастан иптәш, дигәндәй, файдаланып кына йөрде. Җәүдәт озатмаса һәркөнне бер егет кайтасын белә иде шул кыз. Алар заманы иде ул, Рубинәнең бәясе югары иде, бик югары иде, кибетче кызының... Асия белән Сафиманның көлешә-көлешә чит ил машинсына утырып китүләрен күмелгәнче карап калды Җәүдәт. Ә аларның язылышырга гариза илтергә барулары иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДинаКамалетдинова #Кешегәчыкканкояш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
94
0