Лилия Закирова "Җылыт мине"

Лилия Закирова "Җылыт мине"

18 нче көн #әдәбимарафон2025 -Әти кайда? — дип төбәлде ул картка, исәнләшергә дә онытып. — Йоклый, — дип, Хәлимнең караватына төртеп күрсәтте карт һәм, комачауламаска теләп, коридорга атлады. Тик ирнең ачыргаланып кычкырган тавышы аны кире борылырга мәҗбүр итте. — Әти! Әткәй! — Газиз ни өчендер караватны селкетә иде. — Син мине ишетәсеңме? Габделәхәт алар янына килде. Хәлим карт тәрәзәгә төбәлгән килеш тынып калган иде. Габделәхәт аның беләзеген капшады. — Суынган... — диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй. — Ул сине көтте, улым...Көн дә кәчтүм-чалбар киеп, тәрәзә каршысына утырып көтте... — Карт кулы белән буш урындыкка төртеп күрсәтте. — Соңардың шул, соңардың... Күңел җылылыгы кирәк иде аңа... Бер тамчы күңел җылылыгы..

Тэглар:

82

0