
Физәлия Дәүләтгәрәева "Оча ла күктә бер бөркет"
17нче көн #әдәбимарафон2025 Рөстәм кызы белән хатынын ял итәргә яткырды да кичке урамга чыкты. Ул яшәгән йорттан ерак та түгел, бер ягы белән урманга тоташкан парк башлана. Рөстәм мондый җылы кичләрне аеруча ярата. Яраткан каенына аркасы белән терәлеп басты да күккә карады ул. Биектә, ак болытлар арасында диярлек, канатларын җәеп, мәгърур бөркет оча. Өстәге кискен җилгә карамый, хәтта канатларын да тибрәндерми. Менә бит ул нинди көчле! Эскәмиядә, бер-берсенә сыенышып, парлар утыра. Паркны яңгыратып, бала‑чага куыша. Каен очларын үбә‑үбә, көзге кояш байый. Киң җилкәле, мөлаем чырайлы, мәһабәт гәүдәле абзый, тирә‑юньгә сокланулы караш ташлап, таякка таянуына карамастан, ышанычлы, ныклы адымнар белән, салмак кына атлап, үренә кояш кунган текә генә калкулыкка менеп бара... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Очалакүктәбербөркет #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары
92
0