Раил Гатауллин "Миннән нинди корыч коелыр?! "

Раил Гатауллин "Миннән нинди корыч коелыр?! "

Миннән нинди корыч коелыр?! Миннән нинди корыч коелыр?! Нинди тирән эзләр уелыр? Сынырмынмы?! Әллә инде миндә Һәрбер яктан ныклык җыелыр? Күңелем кайнап кабат суыныр, Чит-читләре бәлки кыелыр... Актарылып бетә калсам да мин Бар да күзгә камил тоелыр. Салкын бетеп көннәр җылыныр. Кышка алмаш язлар җыеныр. Салкын белән койган күңелем дә Кояш нурларына коеныр. Корыч күңелем шулай коелыр...

Тэглар:

102

0