Рәхилә  Матиклап "Ипи исе"

Рәхилә Матиклап "Ипи исе"

17нче көн #әдәбимарафон2025 Кулыма алып ипи кискән саенБала чагым төшә исемә. Бәрәңге игеп пешкән ипи тотып, Газиз әнием керә төшемә. Бәрәңге дә җәйгә хәтле җитми, Яз җиткәнне өзелеп көтә идек. Кузгалаклар үсеп чыгу белән, Туклык дөнъясына китә идек. Какы, акбаш, аннан башкалары Ашый идек күңел булганчы. Тик аларны күпме ашасаң да, Бетми иде ачлык тойгысы. Табигаткә рәхмәт, шундый авыр чакта, Йолып калды безне ачлыктан. Авырмадык шөкер, әрсез булдык, Зарланмадык ризык азлыктан. Җәйгә чыккач,эшнең иң авыры- Арба тартып үлән ташыйсы. Шул вакытта өзелеп килә иде Туйганчы бер ипи ашыйсы. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәхиләМаликова #Ипиисе #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

119

0