
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 18 нче көн Шәүкәт ГАЛИЕВ КИРӘК БЕЗГӘ...
Ошый иде өндәү-үгетләр, Бик ышана идек, егетләр, Бүгенгесе авыр булса да, Киләчәктә иде өметләр; Көннәр-еллар анда яктыдыр, Тормыш-көнкүрешләр яхшыдыр. Пыран-заран килеп дошманнар, Бөтен дөнья безнең яклыдыр. Сугышларны шулай кичтек без, Үлән шулпалары эчтек без, Түзеп еллар, чыдап юлларны Киләчәккә таба күчтек без. Күчеш авырлыгы бар икән... Алга! Ялга вакыт тар икән. Рәхәт яшәр килер буыннар, Артка карамыйча бар икән. Байракларны биек сузганбыз, Бара торгач шактый кызганбыз, Ник караңгы дөнья дисәгез — Якты киләчәкне узганбыз... Бүген тагын өндәү-үгетләр, Бабай булды инде егетләр. Адашкандыр ахры ышаныч, Үткәннәрдә калган өметләр. Хакыйкатьне кирәк танырга: Киләчәккә нигә барырга? Үзе килер! Каршы алыргa — Кирәк безгә исән калырга.
71
0