
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 17 нче көн Айгөл Абдрахманова “Зәңгәр читек”
Әйе... Яңа аяк киеме... Яңа читек... Зәңгәр читек! ...Карасана, кичә Ләйләнең төшенә дә күк төсендәге зәңгәр читек керде бит. Шундый матур иде ул! Имеш, Ләйлә мөселман киемнәре кибетенә кергән икән. Озак вакыт каранып йөргәч, хәзер чыгып китәм дигәндә генә, тукымалар арасыннан аяк киемнәре шүрлеге күзенә чалынды. Ә анда... анда Көлбикә чүәкләреннән дә матуррак читек тора. Ләйлә шул читекне алып кияргә теләде. Ләкин иптәш кызларының «Хәзер читек киюче кеше юк. Кеше көлдереп, шундый аяк киеменнән йөрмәкче буласыңмы?!» дигән сүзләре кызны бу адымга барудан баш тартырга мәҗбүр итте......Менә Ләйлә мөселман киемнәре кибетендә. Тукымалар артындагы киштәләрдә коңгырт, сары, ак төстәге чүәкләр (нишләптер, әбиләр кия торган кара кәлүшләр дә) һәм күк төсендәге зәңгәр читек күренеп тора. Бу юлы инде кызларның үгетләү сүзләре дә Ләйләгә тәэсир итмәде. Кыз, горур атлап, кассага акча түләргә китте. Акчалар Ләйлә кулыннан сатучыныкына берәм-берәм күчеп беткәндә генә... нервыга тия торган чәрелдәвек тавыш белән сәгать кычкыра башлады... «Төш кенә икән, ә мин инде, чыннан да, шул читекне алдым дип торам», — дип, сукрана-сукрана сәгатькә үрелде кыз. Кыз ышанычлы адымнар белән туп-туры кибет итегенә таба атлады. Керү белән үк, язгы-көзге аяк киемнәре киштәсе янына, дөресрәге, ишек төбеннән үк күзне кызыктырып, үзенә тартып торган чигүле зәңгәр читек янына китте. Ләйлә озак уйлап тормады: бер киеп карады да алтын төсле җепләр белән чигелгән, яссы табанлы зәңгәр читекне сатып та алды. ...Ничек оныта алды икән соң ул?! Әбисе балачакта ук кызларның төшләрен юрау белән шөгыльләнә иде бит аның: «Төшкә аяк киеме керсә, сөйгән ярыңны — икенче яртыңны табарсың», — дигәне нишләптер әле генә исенә төште Ләйләнең. - Ничә төннән бирле төшемә кереп бимазалаучы зәңгәр читек син буласың инде, алайса?! — диде Ләйлә, сөенеченнән балкып. - Нинди читек ул? — диде егет, берни дә аңламыйча. - Мөһим түгел... Минем исемем — Ләйлә, — диде кыз һом, танышу өчен, кулын алга сузды. Шул чакта кызның әллә сул як җилкәсе, әллә йөрәге сулкылдап, үзенең барлыгын сиздереп куйды. - Бик шатмын. Илдар булам. Ике кул кысышты. Шушы мизгелне генә көткәндәй, болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Бу — яз белән кыш арасындагы бәхәскә нокта куелганны, ягъни язның җиңеп чыгуын аңлатучы билге иде. Нәкъ шушы көннән дөньяга яз аяк басты, ә ике ялгыз йөрәккә мәхәббәт иңде.
67
0