
16 нчы көн. Ир канаты. Вахит ИМАМОВ
Каз канаты ак була ла, Ир канаты ат була. Шәһәр урамыннан, котырынып, хуҗасыз ат чаба. Ап-ак яллары ярты гәүдәсенә сузылып тузгыган. Кыл урталай өзелгән тезген баулары, җилдә уйнаклап, шашкын атны һаман камчылыйлар. Ат сыртында тирән яра эзе. Елкылдап торган таза ботларга таба кара-кучкыл ике буй сызылган. Ярсыган ат әрле-бирле йөгерешкән машиналарның яман үкерүләрен дә, техника белән тулы киң чатларда әче итеп сыбызгы сызгыртуларын да колагына элми. Баганалар артына поскан, тротуар читләренә елышкан кешеләрнең өзек-өзек сүзләре ишетелеп кала. – Акылдан язгандыр бу шайтан. – Канында кыргыйлыгы уянгандыр. – Мөгаен, моны хуҗасы рәнҗеткән. Күрмисезмени, сыртында кан эзе. – Күптән шулай кирәк иде, малкай! Таш стеналар арасына бикләп мәсхәрәләмәсеннәр үзеңне. Син бит дала баласы!... Очар коштай чабышкылар нәселеннән иде Акъял. Анасы Тимеркүкнең, сөлгеләргә уралып бәйгедән кайтып кергәндә, башкалар алдында үзен никадәр вәкарь тотуын да, кешеләр тарафыннан аңа күрсәтелгән аерым кадер-мөнәсәбәтне дә күреп үсте ул. Әле бәләкәй, колын гына, димәделәр, бөтен авыл белән кузгалып Сабантуйларга чыккан көннәрдә, кешеләр Тимеркүк белән рәттән Акъялга да сый-хөрмәтнең иң татлысын өләштеләр. Малай-шалайлар гына түгел, электр баганасыдай озын буйлы, дәү абзыйлар да Акъялны баллы ак шакмак белән сыйлады, муеныннан тотып, шап-шоп сөйде.
83
0