15 нче көн. Кайту. Шамил БИКЧУРИН

15 нче көн. Кайту. Шамил БИКЧУРИН

Мөнәвиргә шундый читен, шундый авыр. Элек аның өчен үлеп торган Сәләхетдин абзый да аңардан әнә ничек суынган, аңарга әнә нинди кырын күз белән карый. Чит иткәне, кунакны өенә дәшәсе килмәгәне әллә каян ук сизелеп тора. Эте булып эте дә тешләргә генә чамалый, каһәр. Шулай да Мөнәвир кыстауны көтмәде, мастерга ияреп культбудкага керде, йөзеңне ертып килгәч, кире китеп булмый инде... Ике бүлмәле вагон эче пөхтә итеп җыештырылган, бизәлгән. Төрле плакатлар, рәсемнәр, диаграммалар... Түр стенада алтын хәрефләр белән язылган Кызыл байрак һәм рамга куелган Мактау грамотасы эленгән. Иң өстә, стена буена сузылган кызыл комачта «Елына егерме биш мең метр бораулау өчен!» дигән лозунг кычкырып тора. Өстәлдә телефон, зур радиоалгыч. Ишек янындагы кием шкафы башында күзләрен шарландырып симез ала мәче утыра — таныш булмаган керүчене күзәтә. Кызыл байрак, егерме биш мең метр, Мактау грамоталары. Болар барысы да Мөнәвиргә ничектер ят та, яңа да, гаҗәп тә булып тоелдылар. Алар әллә ничек Мөнәвирне әрнештерә, үкендерә, көнләштерә иде. Бригаданың уңышлары турында Бохарада вакытта ук ишеткән иде инде Мөнәвир. Хәтта «Правда» газетасында Сәләхетдин абзыйның рәсемен дә күрде. Менә шунда инде ул тынычлыгын җуйды да... Культбудканың энәсеннән-җебенә кадәр карап чыккач, Мөнәвир түзмәде, вахта журналына нидер язарга утырган мастерга дәште: — Бай яшисез. Сәләхетдин абзый башын күтәрми генә жавап бирде: — Аллага шөкер, син юк дип тормадык. Мөнәвир сүзсез калды. Дөрес сүзгә жавап юк. Уңайсызлануын яшерү өчен тәрәзәгә борылды.

Тэглар:

84

0