16 нчы көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

16 нчы көн. Өмет. Мөдәррис ИБРАҺИМОВ

— Исәнмесез, — диде Гасимә, кыюсыз гына кулын сузып, бер үк вакытта хатын-кызларга гына хас үткенлек белән аңа күз сирпеп алырга да өлгерде һәм шаккатты: егетнең коңгырт-кара бөдрә чәчләре, үткен соры күзләре ике тамчы судай Гасимәнекенә охшаган иделәр. Уртасы чокыраеп торган киң ияге, калын иреннәре һәм текә ак маңгае аның нык ихтыярлы, көчле егет икәнлегенә ишарәли, үзенә таба сузылган нәфис кулны җиңелчә генә кысуы да моны раслый иде. Гасимә чак кына чүгәләп куюын сизми калды. Тагын шул истә калган. Сәрбиҗамал әбигә фатирга урнашкач, колхоздан ат алып, әйберләрен алып килергә дип кайтты Гасимә Зәйсуганга. Юлын биш бармагы кебек белә иде югыйсә. Урманга кергәч, юл өчкә аерылды да куйды. «Уңыннан китәсе» диде ул һич тә икеләнмичә һәм атын уңга каерды. Инде байтак барды бу юлдан, ә урман авызы һаман күренми, җитмәсә, юлны котырып үскән үлән каплаган. Ул үзенең ташландык юлга эләгүенә төшенде, тик соң иде инде: юлның ике ягын вак, кыргый чиялек баскан, әллә ниләр генә эшләсәң дә, моннан кире борылып чыгарга мөмкин түгел. Ни булса — шул дип, Гасимә атын юлга таба куалады. Менә бервакыт бахбае, кинәт кенә баруыннан туктап, колакларын торгызды һәм, артына әйләнеп, хуҗасына мөлдерәп карады. Гасимә, арбасыннан төшеп, атының алдына чыкты. Каршында баш әйләнерлек чокыр иде аның. Ул, атын кире борырга ниятләп, бар булдыгы белән аны куалады, аты бер-ике тапкыр бик нык суырылып та карады — тик юкка гына: арба урыныннан да кузгалмады. Аңа атын алга әйдәүдән дә гайре юл калмады. Шулчак моңарчы күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән хәлгә тап булды. Бичара хайван кинәт кенә арт аякларын туп-туры итеп алга сузды да лып итеп артына утырды, ал аяклары белән вак-вак атлап, арты белән шуа-шуа тау төшә башлады һәм, Ходайның рәхмәте, исән-сау төшеп тә җитте, аннан арт аякларына басты да хуҗасына борылып карады. Гасимә атының башыннан кочаклап елады шул чакта. Ә атның акыллы күзләреннән: «Борчылма, аның кебек кенә хәлләр була ул дөньяда», — дигән карашны укыды. Бичара хайванның җиргә ышкылып кап-карага әйләнгән арт саныннан кан саркып тора иде.

Тэглар:

67

0