15 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

15 нче көн. Ата хакы. Алинә ГАЛИЕВА

Бу сүзләрдән күңелгә шом кереп калды. Ул укый торган китапларда «кеше, җирдә үзенә йөкләнгән вазифаны үтәгәч, яхшы гамәлләрен кылгач, дөнья куя» дип әйтелгән иде. Ә ул үз гомерендә искә алырлык нәрсә эшләде? Фәйзрахман карт ничек кенә исенә төшерергә азапланса да, башына бернәрсә дә килмәде. «Чын-чынлап берни кылмаганмын икән бит мин» дип, үз күңелен кат-кат талкыды. Колаклары, куллары, аяклары да ишетсен өчен әйтте. Тагын бер кат раслау өчен әйтте. Мондый буш, мәгънәсез тормыш белән яшәгәнче... Йа Хода, үзең кичер, дип дога укыган картның йөзендә өч бөртек күз яше җемелдәде. Русланның бүлмәсенә сулуы капкан Рәүф, аның хатыны Миләүшә, Актүш килеп керделәр. Ир кеше кара пакеттагы төргәкне Русланның өстәл каршына китереп куйды. — Менә расчёт. Монда төгәл, мин алган сумма. Әти кайда? — дип, сүзне кыска тотты ул. — Әүвәл исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! — дип елмайды егет. — Утырышыгыз, бәлки, чәй эчәсегез киләдер? — Монда синең белән тел чәйнәп утырырга килмәдек. Тиз генә әтине алып килегез! — дип, сүзгә кушылды хатын. — Ой-ой, нинди усал сез, ә, — дип астыртын елмайды Руслан. — Утырышыгыз, сөйләшеп алыйк, без Фәйзрахман абзый белән бик яхшы сөйләштек. Мин аңа «улың киләме-юкмы» дигән сорау биргәч, ул «юк» дип җавап биргән иде, ә менә бит сез килеп җиткәнсез. — Без әти артыннан килдек, — дип кабатлады Рәүф. — Менә шушы төргәкне аңа алмаштырам, дисең инде... Да-а... Ата хакы шул буламы инде? — дип, ирнең күзләренә карады егет. Рәүф үзен бик ышанычлы тотса да, бу сүзләр аны сискәндереп җибәрде. Атасын чынлап та сатып ала булып чыга түгелме? — Ата хакын пычрак акчаларың белән үлчәп интекмә, очына чыга алмассың...

Тэглар:

62

0